Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Автомобильчеләр көне

2019 елның 29 октябре, сишәмбе
Бүген автомобиль транспорты хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм чарасы булып узды.
Бу бәйрәмне автотранспорт чараларын йөртүчеләр генә түгел, ә машина йөртү осталыгына һәм стажына карамастан, барлык автомобильчеләр дә билгеләп үтә. Профессиональ бәйрәм бөтенхалык бәйрәменә әверелде.
Бүгенге чараның максаты-юл хәрәкәте кагыйдәләрен, юл билгеләрен кабатлау һәм логик фикерләүне үстерү, шулай ук зур стажлы машина йөртүчеләрне хөрмәтләү иде.Халык өчен юл йөрү кагыйдәләрен белүгә конкурс программалары үткәрелде, алар җырлар һәм сценкалар белән үрелеп барды.Ә инде «Лихой водила»конкурсы бер генә социаль хезмәт алучыны да битараф калдырмады. 
Мондый чаралар өлкән яшьтәге кешеләрнең яшьлекләрен искә төшерүләре, үзләренең әһәмиятен торгызулары, аларның кәефен һәм гомуми хәлен яхшыртуы өчен кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International