«Сары обойлар» - ул мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәргә мөмкинлек бирә торган хәйрия проекты. Волонтерлар ДЦП белән бала тәрбияләүче Шәехова Надежда гаиләсенә ярдәмгә килде. Гаиләдә ремонтка акча да, көч тә җитмәү сәбәпле, фатирда ремонт күп еллар үткәрелмәгән. «Шафкатъ» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә эшләүче «Волонтер» берләшмәсе активистлары зур эш башкардылар: иске обойларны куптарып, яңаларын ябыштырдылар.