Арчадагы “Өмет чаткысы” балаларны тернәклэндерү үзәгендэ тәрбиялэнүчеләр, Арчаның машина йөртүчелэр мәктәбендэ ДОСААФ та экскурсиягэ бардылар. Анда алар булачак машина йөртүчелэр шөгыльләнә торган бүлмәләрдә булдылар. Зур кызыксыну белән автомобильнең һәр детален, яктырткычларын сүндереп, яндырып карадылар. Аннан соң өйрәнү тренажерлары классына үттеләр. Балаларга юлда йөрү кагыйдәләрен, куркыныч хэл туса үзлэрен ничек тотарга кирэклеген аңлаттылар. Автосынау тапшыра торган класста, яшүсмерләр хәтта сынау да биреп карадылар. Бәлки алар арасында да кемдер бу һөнәрне сайлар.
Тәрбиячелэр әйтүенчә, мондый экскурсияләр балаларда җаваплылык, үз көчләренә ышаныч кебек хислэр тәрбияләүдә һәм киләчәк һөнәрләрен сайлауда мөһим чара булып тора.