Өйгә визит ясау.

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

Яңа Чишмә муниципаль районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ядәм күрсәтү бүлегендә уңышлы гына “Өйгә визит ясау” технологиясе эшләп килә.

Бу технологиянең максаты гаилә әгъзалары һәм белгечләр ярдәмендә, өй шартларында, 3 группа инвалидларга аклау һәм тормышка җайлануга ярдәм итүдән тора.

Бүгенге көндә, шул технология кысаларында, социаль хезмәт күрсәтүгә 3 гаилә алынган, ул гаиләләрдә йөрүгә һәм үз-үзеңне карауга мөмкинлекләре чикләнгән 3 дәрәҗәдәге 3 бала тәрбияләнә. Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре һәрдаим шул гаиләләргә өйгә визит ясыйлар, балалар белән коррекцион-үстерү күнегүләрен эшлиләр, әти-әниләренә консультацион ярдәм күрсәтәләр.

Гаиләләр белән эшләү дәверендә, балалар бик теләп аралашалар, уеннарда катнашалар, белгечләрнең гади үтенечләрен үтәргә тырышалар. Шулай ук әти-әниләр дә читтә калмыйлар, алар да уеннарда катнашалар, белгечләрнең киңәшләрен тыңлыйлар. Күренгәнчә, бу технология балаларның үсешенә бик уңай тәэсир итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International