«Әни көне» - ул мөмкинлекләре чикләнгән бала тәрбияләүче әнигә бер көнне үзенә багышларга мөмкинлек бирә торган хәйрия проекты. Проектның төп каһарманы – күп балалы әни – Камалиева Лиана. Аның кызына ДЦП диагнозын куйганнар. Әни үзенең вакытын бары балаларына гына багышлый. «Шафкатъ» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә эшләүче «Волонтер» берләшмәсе активистлары әлеге искиткеч, мәрхәмәтле һәм ачык хатын-кызга бәйрәм бүләк итәләр.