10 октябрь 2019 ел Актаныш картлар йортында Пучы мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт программасы белән кунакка килде. Күңелгә үтеп керерлек җырлары ,өлкәннәргә багышланган шигырьләр яңгырады. Концерт кичәсе әби - бабайларыбызга яшәргә көч, күңел җылысы , җан тынычлыгы бирде. Өлкәннәребез бу очрашудан бик канәгать калды.