Бүген Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Гадел Мөбәрәкшин килде.
Баулы интернат-йортында социаль хезмәт алучылар Көмеш волонтерлык турында роликлар белән танышалар.
29 октябрь 2019ел. Актаныш картлар йортында тәрбияләнүчеләр арасында шахмат һәм шашка ярышы узачак.
“Куркыныч вакытлары.....”
30 октябрьдә 1991 елдан башлап әлеге Рәссәйдә һәм элеккеге СССРда сәяси репрессия корбаннары искә алу көне үткәрелә. Тарихта булган фаҗигале көне турында балаларга “Яр Чаллы шәһәре” шәһәр округындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Солнышко” Реабилитация үзәге” ндә тәрбияче Жаворонкова Л.В. шәһәрләрдә репрессия вакытында бер гаепсезгә халыкны җәзалап төрмәләргә утырканнарын сөйләде. Әңгәмә барышында хөкем ителгән кешеләрнең хатлары, видеоматериаллар күрсәтелде.
2019 елның 30 октябрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәүлек буе эшли торган бүлек тәрбиячеләре балалар белән “Сәламәт тәндә – сәламәт рух” дигән уен – викторина үткәрделәр.
30 октябрьдә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында «Үткәнне белү, кабатланмасын өчен кирәк»дип исемләнгән тематик кичә узды. Социаль эш буенча белгеч Харисова Н. Р. “Сәяси тоткыннар көне” тарихы, репрессияләнгән кешеләр язмышы турында сөйләде. Осип Мандельштам шигырьләре, Анна Ахматованың «Реквием» поэмасыннан өзекләр яңгырады. Сөйләшү тарихи хрониканы күрсәтүче презентация белән үрелеп барды.
30 октябрь көнне “Наз” үзәге белгечләре районда яшәүче 11 репрессия корбаннарының хәлен белделәр һәм азык-төлек пакеты белән ”Моя газета” гәҗитенә язылган квитанцияне тапшырдылар.
Кеше гомере...Их, ул бик кыска шул. Яшь чакта, беләктә көч – куәт. Яныңда олы терәгең ирең, йә хатының булганда тормыш көтү бер ни түгел шул.
Зәй муниципаль районында социаль өлкә хезмәткәрләренең караучысыз калган, ялгыз өлкән кешене тәрбиягә алган гаиләләргә баруы күркәм гадәткә әверелде .