Исән генә булсыннар, Чирмешән ҮЗӘГЕ "Мәрхәмәтле йөрәк"

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

Авылда яшәүче, 65 яшьтән өлкән якташларыбызны машина белән табибларга күренергә алып килү эше дәвам итә.

Чирмешән муниципаль районында сентябрь аенда 184 әби-бабайны социаль хезмәт аша больницага алып килсәләр, октябрьдә исә 173 кешегә медицина тикшеренүе уздыру планлаштырыла. Аларның 157е табибларга күренгән инде.

Әлеге максатлар өчен «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә коляскадагы инвалидларны һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән пассажирларны йөртү өчен җиһазландырылган Лада Ларгус автомобиле бүлеп бирелгән. Автомобиль 65 яшьтән өлкәнрәк һәм бер озатып йөрүче дүрт кешегә билгеләнгән.

Китерү график нигезендә һәм районның торак пунктлары буенча башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International