ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

     “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик-культура һәм спорт буенча инструктор Зөһрә Закирова “Безнең девиз - сәламәт яшәү!” дигән темага викторина үткәрде.

Әниләр көнен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтәләр. 

24 ноябрь көнне приютта ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә торган Әниләр көненә багышланган “Минем әнием иң яхшысы” дип исемләнгән бәйрәм узды.

Әниләр Көне-иң дулкынландыргыч бәйрәмнәрнең берсе. Һәр кеше күңелендә кабатланмас, үз әнисенең, һәрвакыт җәлеп иткән, иң җылы, ягымлы сүзләр белән атаячак һәм, бернигә дә карамастан, яратачак образын алып бара.    

 Питрәчнең «Шатлык» приютында ел саен әлеге искиткеч бәйрәм үткәрелә, анда безнең тәрбияләнүчеләрнең әниләре һәм әбиләре дә бар. Балалар «Әни йөрәге» дип исемләнгән концерт программасы әзерләделәр, анда үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтә алдылар. 

 


24
ноябрь, 2019 ел
якшәмбе

Ноябрьнең һәр соңгы якшәмбесендә Россиядә Әниләр көне билгеләп үтелә. 2019 нчы елның 24 нче ноябрь көнне тәрбияче Исмәгыйлова Э.Х. җитәкчелегендә балалар йортында шушы датага багышланган “Әни йөрәге” дигән чара узды.Барысы 5 бала катнашты.


23
ноябрь, 2019 ел
шимбә

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Россиядә искиткеч бәйрәм - Әниләр көне.


22
ноябрь, 2019 ел
җомга

 2019 елның 22 ноябрендә Халыкара Әниләр бәйрәме көне уңаеннан Балтач бистәсенең мәдәният үзәгендә «Кадерле әниләр» дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Бәйрәмгә районның 18 авыл җирлегеннән 320 әни чакырылган иде.

Фойеда «Әниемә яулык» дип исемләнгән район конкурсының иҗат эшләреннән күргәзмә оештырылган иде. Конкурска 300гә якын эш тәкъдим ителде.

    Район кулланучылар җәмгыяте оештырган чәй табыныннан соң, район мәдәният үзәге хезмәткәрләре концерт программасы тәгъдим иттеләр.

  Тантаналы өлеш Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллинның сәламләү сүзе белән башланып китте. Ул барлык әниләрне бәйрәм белән котлады, Улисьял авылыннан Изергина Валентина Анатольевнага Татарстан Республикасының «Ана даны - Материнская слава» медале тапшырды. Шулай ук ул дүрт яшь әнигә ана капиталы алуга сертификатлар да тапшырылды.

  Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Балтач районындагы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина «Әниемә яулык» конкурсына йомгак ясады, конкурста катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде, призлы урыннар алган                  19 катнашучыга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Россия Герое Олег Исаевның әнисе Вера Петровна Исаеваны олылау - чараның дулкынландыргыч мизгеле булды.

Чара турында мәгълүмат «Хезмәт» район газетасында, «Кайтаваз» радиосында, район һәм республика Интернет - сайтларында урнаштырылачак.

 

Агымдагы елның 21 нче ноябрендә Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә Әниләр көне уңаеннан бәйрәм оештырылды.

 

Агымдагы елның 20 нче ноябрендә Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендәге тернәкләнүчеләр Карадуган авылында урнашкан Себер тракты һәм язучы, Муса Җәлил иҗатына багышланган музейга сәяхәткә бардылар. Тернәкләнүчеләр музейның беренче катында Муса Җәлилгә багышланган бай экспозицияләр, сугыш чорында кулланган табылдыклар  белән таныштылар. Шулай ук музейда почта станциясендәге мосафирлар йор­ты бүлмәсен, сәүдә тормышын, авыл халкы көнкүрешен, рухи тормышын, мәгарифен, мех, мебель фабрикалары эшчәнлеген чагылдырган бай экспозицияләр  урын алган.

Тернәкләнүчеләр игътибар белән сөйләгәнне тыңлап, экспонатларны кызыксынып күзәтеп йоргәннән соң, музей җитәкчесенә төрле сораулар бирделәр. Сәяхәт азагында алар рәхмәт йозеннән изге теләкләре белән уртаклаштылар.

«Веста» үзәге психологы Наталья Емельянова проектта катнашучы хатын - кызлар белән «Аеклык ноктасы» клубының «Бар дөнья - театр» дип аталган чираттагы дәресен үткәрде. Әлеге чараның максаты булып үз-үзең белән, үз хис-тойгыларың белән идарә итәргә өйрәтү тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International