Йөрәк җылысы яраткан әниләребез өчен

2019 елның 23 ноябре, шимбә

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Россиядә искиткеч бәйрәм - Әниләр көне.

«Гнездышко» социаль приютында да бу көнне билгеләп үтү матур традициягә әйләнде. Чараның максаты: хатын-кызларга сакчыл караш традицияләрен саклап калу, гаилә нигезләрен ныгыту, тормышыбызда булган төп кеше - әнинең әһәмиятен аеруча билгеләп үтү.

Концерт бик дулкынландыргыч узды, балалар әниләр турында җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр. Әниләр дә тантанада катнаштылар: балалар белән бергә уйнадылар һәм җырладылар. 

Бу бәйрәм бик дустанә һәм җылы атмосферада үтте. Бәйрәм ахырында балалар үзләренең әниләренә һәм әбиләренә үз куллары белән ясалган бүләкләр тапшырдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International