Агымдагы елның 20 нче ноябрендә Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендәге тернәкләнүчеләр Карадуган авылында урнашкан Себер тракты һәм язучы, Муса Җәлил иҗатына багышланган музейга сәяхәткә бардылар. Тернәкләнүчеләр музейның беренче катында Муса Җәлилгә багышланган бай экспозицияләр, сугыш чорында кулланган табылдыклар белән таныштылар. Шулай ук музейда почта станциясендәге мосафирлар йорты бүлмәсен, сәүдә тормышын, авыл халкы көнкүрешен, рухи тормышын, мәгарифен, мех, мебель фабрикалары эшчәнлеген чагылдырган бай экспозицияләр урын алган.
Тернәкләнүчеләр игътибар белән сөйләгәнне тыңлап, экспонатларны кызыксынып күзәтеп йоргәннән соң, музей җитәкчесенә төрле сораулар бирделәр. Сәяхәт азагында алар рәхмәт йозеннән изге теләкләре белән уртаклаштылар.