«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Безнең девиз - сәламәт яшәү!» дигән викторина

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

     “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик-культура һәм спорт буенча инструктор Зөһрә Закирова “Безнең девиз - сәламәт яшәү!” дигән темага викторина үткәрде.

      Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларның ялын актив оештыру һәм үз сәламәтлегеңне саклау өчен шәхси җаваплылык тәрбияләү.

      Сәламәт яшәү рәвеше-ул сәламәтлекне саклауга, авыруларны профилактикалауга һәм организмны тулаем ныгытуга юнәлдерелгән  эшчәнлек.

      Викторина ритмик музыка астында күңелле гимнастика үткәрү белән башланды. Инструктор катнашучыларны ике командага бүлде һәм аларга: “Кем тизрәк?”, “Анаграмма”, “Мәкаль җый!”,   “Табышмакка җавап тап!” исемендәге төрле конкурсларда катнашырга тәкъдим итте.

  Социаль хезмәт алучылар табышмаклар чиштеләр, сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше турында мәкальләр искә төшерделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр, Схемада «Сәламәт яшәү рәвеше» дигән төшенчәне ачыкладылар.

      Һәрвакыт истә тотарга кирәк: сәламәт яшәү рәвешендә чикләүләр юк, ул тормышның төрле чорларында да сизелерлек файда китерә! Әлеге чараның барлык катнашучылары да нәкъ менә шундый нәтиҗәгә килделәр.

      Викторинада 10 кеше катнашты.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International