Яңа Чишмә картлар йортында әниләр көне

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

Бәйрәмнең төп максаты булып хатын – кызларга карата нәзакәтле мөнәсәбәткә чакыру, гаилә нигезләрен ныгыту һәм тормышыбызда төп кешегә-әнигә әһәмият бирү тора. Әниләр көне, мөгаен, иң дулкынландыргыч бәйрәмдер. Яраткан балалар үз әниләрен шатландырырга тели, гадәттә алар өчен ниндидер тәмле ризык әзерлиләр. «Без дә интернат-йортта бу бәйрәмне билгеләп үтәргә булдык һәм бәрәңге белән бавыр пешердек. Бездә аш-су мәктәбе эшли, анда без, социаль эш буенча белгеч Мостафина Гүзәл белән төрле ризыклар әзерлибез. Әби-бабайлар үзләре элек әзерләгән ризыклар тәкъдим итәләр, ә Гүзәл исә заманча рецептлар буенча эшләргә өйрәтә», - ди дәресләрдә катнашучы Нина Болдова. Барлык әниләрне дә бу бәйрәм белән котлыйбыз, сәламәтлек телибез, балалары һәрвакыт куандырсын, әти-әниләрен хөрмәт итеп, яратып яшәсеннәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International