Ролла һәм пицца әзерләү буенча мастер-класс
Тормышыбызның киеренке ритмыннан, кызыклы эш белән шөгыльләнеп, онытылып торырга була. 26 нчы ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең 38 тернәкләндерүчесе һәм аларның әти-әниләре өчен «R&S» кафесы сушичылары Хөсәенов Р. Д., Зарудный И. В., Шәфиуллина А. Р.ролла һәм пицца әзерләү буенча мастер-класс уздырдылар. Алар ролла һәм пиццаны әзерләүнең барлык нечкәлекләре белән уртаклаштылар һәм өй шартларында роллаларны ничек ясарга кирәклеген күрсәттеләр.
Балалар барысын да игътибар белән тыңладылар һәм дөрес эшләргә тырыштылар, ә мастерлар балалар киләчәктә зур булмаган хаталарны кабатламасын өчен аларны төзәттеләр.
Мастер-класс ахырында барлык укучылар да үзләренең әзерлекләрен татып карадылар һәм чараны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен белдерделәр.
2019 нчы елның 23 нче ноябрендә Халыкара Әниләр көнен бәйрәм итү кысаларында Халыклар дуслыгы йортында «Түбән Кама һәм Түбән Кама муниципаль районы хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы әлеге якты вакыйгага багышланган зур чара оештырды.
2019 елның ноябрендә Сарман муниципаль районының «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен грипп һәм респиратор авырулар профилактикасы буенча әңгәмә оештырылды. Үзәк белгечләре район хастаханәсе табиб-инфекционисты Саликова З.Р. чакырдылар. Ул тыңлаучыларга грипп симптомнары турында сөйләде, респиратор авырудан аермасын анлатты, специфик һәм специфик булмаган профилактиканың төп ысулларын санап чыкты, вируска каршы иң нәтиҗәле препаратлар белән таныштырды. Шулай ук, вакытында иммунизация үткәрү авырулар санын, өзлегүләрнең кимүенә ярдәм итүен ассызыклап үтте. Ял итүчеләр аны игътибар белән тыңлады, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды. Чара ахырында табиб йогышлы авыруларны профилактикалау буенча буклетлар таратты һәм барысына да сәламәтлек теләде.
Әниләр көне-ул җылы, йөрәкле бәйрәм. Әниләргә күпме генә яхшы, җылы сүзләр әйтелсә дә, алар артык булмаячак, билгеле. Шул уңайдан Аксубай муниципаль районындагы "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында әниләргә багышланган чара үткәрелде.
Колай авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны, Рыжакова Зоя Егоровна 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Зоя Егоровна гомере буе Чувашия республикасында Юдино станциясендә юл хезмәткәре булып эшләгән. 3 бала тәрбияләп үстергән, 6 оныгы һәм 5 оныкчыгы бар. Хәзерге вакытта кызы Галина гаиләсендә яши.
Азнакай муниципаль районының "Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә "Аңлы ата-ана мәктәбе» программасы кысаларында чираттагы очрашу узды. «Ата-ана дөньясы» исеме астында узган дәреснең төп максаты ата-аналар тәртибен төзәтүгә ярдәм итүче уңай тормыш җайланмаларын формалаштыру.
2019 нчы елның 22 нче ноябрендә "Теләнче Тамак мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбе» базасында урта мәктәбе базасында Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары Айгөл Салимова һәм Римма Шакирова тарафыннан «Куркынычлыкка чуму» мультфильмын күрсәтте.
2019 нчы елның 22 нче ноябрендә "Теләнче Тамак мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбе» базасында Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары Римма Шакирова һәм Айгөл Салимова тарафыннан «Куркынычсызлык кагыйдәләре» чарасы уздырылды.
Буыннан-буынга һәр кеше өчен әни – тормышта иң төп кеше. Әниләребезгә күпме генә яхшы сүзләр әйтсәк тә, моның өчен күпме генә сәбәп уйлап чыгарсак та, алар артык булмаячак.
2019 нчы елның 25 нче ноябрендә «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова балигъ булмаганнар арасында «Яшүсмерләр арасында бәйле тотышны кисәтү» темасына район мәктәпләре директорлары каршында чыгыш ясады. Психолог балигъ булмаганнар организмына наркотикларның йогынтысы турында презентация күрсәтте. Шулай ук төтенсез тәмәке һәм кальян куллануның нәтиҗәләре һәм тышкы билгеләре турында сөйләде.