«Веста» үзәге психологы Наталья Емельянова проектта катнашучы хатын - кызлар белән «Аеклык ноктасы» клубының «Бар дөнья - театр» дип аталган чираттагы дәресен үткәрде. Әлеге чараның максаты булып үз-үзең белән, үз хис-тойгыларың белән идарә итәргә өйрәтү тора.
Дәрес башында психолог катнашучыларга «Марионетка булән уйлап табу», «Бөеклек», «Мин булдырам», «Бәйләүче җеп» күнегүләрен башкарырга тәкъдим итте. Әлеге биремнәр хатын-кызларга үз фикерләрен, хис-тойгыларын, теләкләрен аңларга һәм аларны кабул итәргә мөмкинлек бирде.
Йомгаклау даирәсендә күпләр барлык күнегүләрнең дә бик файдалы булуын таныды. Алар үзләре, үз тормышлары турында көндәлек тискәре фикерләр ташкынын «тоткарларга» һәм уңай үзгәрешләр өчен «яңадан үз өстеңдә эшләргә» мөмкинлек бирде.
Тискәре хис-кичерешләргә юл куймас өчен һәм тирә-юньдәгеләр белән гармонияле мөнәсәбәтләр кору өчен барлык катнашучылар да «Эчке хаосны туктатырга» дигән белешмәлекләр алды.