Саба муниципаль районындагы «Тургай» приютында Әниләр көненә багышланган «Минем әнием иң яхшысы» дип исемләнгән бәйрәм узды

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

24 ноябрь көнне приютта ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә торган Әниләр көненә багышланган “Минем әнием иң яхшысы” дип исемләнгән бәйрәм узды.

Чарада әниләргә багышланган шигырьләр, җырлар яңгырады, матур биюләр курсәтелде. Әлбәттә, бу көнне һәркемнең әнисенә иң назлы һәм ягымлы сүзләр генә әйтәсе килә, балаларның мондый мөмкинлеге бар иде. Алар бу көнне әниләренә иң җылы, иң изге теләкләрен җиткерделәр.

Бәйрәм ахырында балалар әниләренә чәчәкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International