«Кадерле әниләр» дип исемләнгән бәйрәм чарасы

2019 елның 22 ноябре, җомга

 2019 елның 22 ноябрендә Халыкара Әниләр бәйрәме көне уңаеннан Балтач бистәсенең мәдәният үзәгендә «Кадерле әниләр» дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Бәйрәмгә районның 18 авыл җирлегеннән 320 әни чакырылган иде.

Фойеда «Әниемә яулык» дип исемләнгән район конкурсының иҗат эшләреннән күргәзмә оештырылган иде. Конкурска 300гә якын эш тәкъдим ителде.

    Район кулланучылар җәмгыяте оештырган чәй табыныннан соң, район мәдәният үзәге хезмәткәрләре концерт программасы тәгъдим иттеләр.

  Тантаналы өлеш Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллинның сәламләү сүзе белән башланып китте. Ул барлык әниләрне бәйрәм белән котлады, Улисьял авылыннан Изергина Валентина Анатольевнага Татарстан Республикасының «Ана даны - Материнская слава» медале тапшырды. Шулай ук ул дүрт яшь әнигә ана капиталы алуга сертификатлар да тапшырылды.

  Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Балтач районындагы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина «Әниемә яулык» конкурсына йомгак ясады, конкурста катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде, призлы урыннар алган           19 катнашучыга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Россия Герое Олег Исаевның әнисе Вера Петровна Исаеваны олылау - чараның дулкынландыргыч мизгеле булды.

Чара турында мәгълүмат «Хезмәт» район газетасында, «Кайтаваз» радиосында, район һәм республика Интернет - сайтларында урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International