Әдәби кичә “Әни йөрәге”

2019 елның 24 ноябре, якшәмбе

Ноябрьнең һәр соңгы якшәмбесендә Россиядә Әниләр көне билгеләп үтелә. 2019 нчы елның 24 нче ноябрь көнне тәрбияче Исмәгыйлова Э.Х. җитәкчелегендә балалар йортында шушы датага багышланган “Әни йөрәге” дигән чара узды.Барысы 10 бала катнашты.

Чараның максаты:

-балаларны Әниләр көне бәйрәменең тарихы белән таныштыру;

-хәзергесе вакытта әниләрен алыштыручы тәрбиячеләргә карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү.

Балалар әниләргә багышланган шигырьләр сөйләделәр,әниләр һәм тәрбиячеләр адресына иң ягымлы һәм җылы сүзләр әйтелде.Викторина сорауларына җавап бирделәр.Чара ахырында барысы бергә “Кечкенә ил” җырын җырлады.

Шулай да балалар йортында яшәүче балаларның барысы да үзләренең яраткан әниләрен табуларын телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International