Ролла һәм пицца әзерләү буенча мастер-класс
Тормышыбызның киеренке ритмыннан, кызыклы эш белән шөгыльләнеп, онытылып торырга була. 26 нчы ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең 38 тернәкләндерүчесе һәм аларның әти-әниләре өчен «R&S» кафесы сушичылары Хөсәенов Р. Д., Зарудный И. В., Шәфиуллина А. Р.ролла һәм пицца әзерләү буенча мастер-класс уздырдылар. Алар ролла һәм пиццаны әзерләүнең барлык нечкәлекләре белән уртаклаштылар һәм өй шартларында роллаларны ничек ясарга кирәклеген күрсәттеләр.
Балалар барысын да игътибар белән тыңладылар һәм дөрес эшләргә тырыштылар, ә мастерлар балалар киләчәктә зур булмаган хаталарны кабатламасын өчен аларны төзәттеләр.
Мастер-класс ахырында барлык укучылар да үзләренең әзерлекләрен татып карадылар һәм чараны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен белдерделәр.