Әниләр көне-ул җылы, йөрәкле бәйрәм. Әниләргә күпме генә яхшы, җылы сүзләр әйтелсә дә, алар артык булмаячак, билгеле. Шул уңайдан Аксубай муниципаль районындагы "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында әниләргә багышланган чара үткәрелде. Балалар әниләр өчен концерт программасы әзерләде, анда шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, җырлар һәм такмаклар җырладылар. Шулай ук төрле уеннар һәм конкурслар үткәрелде, анда балалар әниләре белән бергә катнашты. "Әниләр көне" бәйрәменә багышланган чара гаиләләрдәге микроклиматны яхшыртуга, безнең әниләргә карата ихтирам һәм кайгыртучанлык, ярдәм итү һәм күңелле итү теләгенә юнәлдерелде.
.jpg)