2019 нчы елның 22 нче ноябрендә "Теләнче Тамак мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбе» базасында Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары Римма Шакирова һәм Айгөл Салимова тарафыннан «Куркынычсызлык кагыйдәләре» чарасы уздырылды.
Чара көнкүрештә һәм урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнүгә, куркынычсызлык культурасын тәрбияләүгә, балигъ булмаганнарның танып-белү һәм иҗади эшчәнлеген активлаштыруга юнәлтелгән иде.
Шөгыльнең төп бурычлары: балаларның куркынычсызлык кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгыту иде.
Бәйрәмдә 27 балигъ булмаган социаль хезмәт алучы катнашты, аларның 7се социаль хезмәт алучы иде.
Чара барышында балигъ булмаганнар педагогларны кызыксынып тыңладылар, сорауларга җавап бирделәр, уйнадылар. Соңыннан белемнәрне ныгыту өчен «Табигатьтә, шәһәрдә һәм янгын вакытында балалар өчен куркынычсызлык кагыйдәләре» дигән мультфильм күрсәтелде.