Азнакай муниципаль районының "Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә "Аңлы ата-ана мәктәбе» программасы кысаларында чираттагы очрашу узды. «Ата-ана дөньясы» исеме астында узган дәреснең төп максаты ата-аналар тәртибен төзәтүгә ярдәм итүче уңай тормыш җайланмаларын формалаштыру. Чарага социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә торучы гаиләләрдәге ата-аналар чакырылган иде. Очрашу барышында психолог Сафина Гүзәл ата-аналарның ролен күтәрүгә юнәлдерелгән күнегүләр һәм уеннар үткәрде. Күнегүләр вакытында тренингта катнашучылар уңай тәҗрибә алдылар, балаларны мәхәббәт һәм бәхеттә тәрбияләү өчен үзләрендә яңа ресурслар ачтылар. Психолог балалар белән ата-аналар арасында булган мөнәсәбәтләрен гармонизацияләү буенча киңәшләр бирде. Социаль эш буенча белгеч Гатиятуллина Светлана «Тәрбия үлчэүе» дигән буклетлар таратты.