Әниләр көненә багышланган чара. "Веста" үзәге

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

2019 нчы елның 23 нче ноябрендә Халыкара Әниләр көнен бәйрәм итү кысаларында Халыклар дуслыгы йортында «Түбән Кама һәм Түбән Кама муниципаль районы хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы әлеге якты вакыйгага багышланган зур чара оештырды.

Бәйрәм чарасына «Веста» үзәге белгечләре социаль хезмәт күрсәтелүче һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне чакырдылар. Әниләр яңа күнекмәләр алган вакытта, балалар курчак театрының «Карнавал» спектаклен карадылар. Бу көнне әниләргә өй тәм – томнары һәм сыр ясау, сабын ясау, оригиналь кул эшләнмәләре ясау буенча мастер-классларда яңа белем һәм осталык алу мөмкинлеге туды. Бу вакытта балалар өчен уен бүлмәсе оештырылган иде, анда алар иҗат белән шөгыльләнделәр. Балалар станция буйлап мавыктыргыч сәяхәткә бик теләп киттеләр. Могҗиза-поезд юлында балалар бәйрәм открыткалары ясадылар һәм аны үзләренең яраткан әниләренә тапшырдылар, балаларга уеннарда үзләренең зирәклекләрен, тапкырлыкларын күрсәтү мөмкинлеге тудырдылар, иң активлар үзләренең спорт ярышларында яулаган казанышларын күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International