Тукай районы «Шәфкать» үзәге психологы Тукай районы мәктәп директорлары җыелышында чыгыш ясады

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

2019 нчы елның 25 нче ноябрендә «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова балигъ булмаганнар арасында «Яшүсмерләр арасында бәйле тотышны кисәтү» темасына район мәктәпләре директорлары каршында чыгыш ясады. Психолог балигъ булмаганнар организмына наркотикларның йогынтысы турында презентация күрсәтте. Шулай ук төтенсез тәмәке һәм кальян куллануның нәтиҗәләре һәм тышкы билгеләре турында сөйләде.

Шулай ук психолог мәктәп директорларына балигъ булмаганнарның ата-аналарына төтенсез тәмәке куллану билгеләре турында мәгълүмат бирү кирәклеге турында ассызыклады. Бу балаларда - яшеренлек, күп вакытын өйдән читтә уздыру, өйдә кунмау, шикле дуслар белән аралашу; аралашудан качу, тупаслану; тәүлек буе йоклау, шул ук вакытта күтәренке кәефтә булу; аппетит югалу; кинәт ябыгу; уку һәм элекке мавыгулар белән кызыксынуны югалту; интернет аша нәрсә дә булса сатып алу; «кесә чыгымнарына» күбрәк акча сорау яки аларны сорамыйча алу  һәм башка билгеләр уята.

Чарада район мәктәпләренең 38 директоры һәм тәрбия эшләре буенча урынбасары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International