2019 елның ноябрендә Сарман муниципаль районының «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен грипп һәм респиратор авырулар профилактикасы буенча әңгәмә оештырылды. Үзәк белгечләре район хастаханәсе табиб-инфекционисты Саликова З.Р. чакырдылар. Ул тыңлаучыларга грипп симптомнары турында сөйләде, респиратор авырудан аермасын анлатты, специфик һәм специфик булмаган профилактиканың төп ысулларын санап чыкты, вируска каршы иң нәтиҗәле препаратлар белән таныштырды. Шулай ук, вакытында иммунизация үткәрү авырулар санын, өзлегүләрнең кимүенә ярдәм итүен ассызыклап үтте. Ял итүчеләр аны игътибар белән тыңлады, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды. Чара ахырында табиб йогышлы авыруларны профилактикалау буенча буклетлар таратты һәм барысына да сәламәтлек теләде.