Питрәч муниципаль районы хезмәт ветераны һәм тыл хезмәтчәне Рыжакова Зоя Егоровна 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

          Колай авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны, Рыжакова Зоя Егоровна 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Зоя Егоровна гомере буе Чувашия республикасында Юдино станциясендә юл хезмәткәре булып эшләгән. 3 бала тәрбияләп үстергән, 6 оныгы һәм 5 оныкчыгы бар. Хәзерге вакытта кызы Галина гаиләсендә яши.

          Зоя Егоровнаны шушы истәлекле вакыйга белән котларга Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Сөләйман улы Шәйхисламов, район ветераннар советы рәисе Эльгиза Магомед кызы Фәйзуллина, Колай авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Наталья Владимировна Поповская һәм башкалар килгән. Юбилярга тирән рәхмәт сүзләре, сәламәтлек һәм озын гомер теләп, Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин, район башлыгы И.М.Кашапов исеменнән бәйрәм чәчәк бәйләме, истәлекле бүләкләр һәм исемле котлаулар тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International