ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

«Минем әнием-иң яраткан кешем» дигән чараны 12 нче социаль участокта балаларда мәхәббәт, әнигә карата хөрмәт, сак караш тәрбияләү, аны кайгыртуы һәм мәхәббәте өчен рәхмәт хисләре тәрбияләү максатыннан «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Дилара Борисова үткәрде.  Дәрестә социаль ярдәм күрсәтелъче 24 бала катнашты.

Норлат районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә хезмәт күрсәтүче балалар үз әниләрен бик яраталар, шуңа күрә алар өчен бүләкләр әзерләгән дәрескэ бик теләп килделэр. Бик матур, оригиналь открыткалар булэк иттелэр ә әниләрнең портретларын бик матур итеп  килеп чыктылар.Икенче көнне балаларны һәм әниләрне «Грани» мәдәни - күңел ачу үзәгендә бәйрәмгә чакырдылар.

Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе  белгечләре  бүлектә исәптә торучы хатын-кызлар өчен Халыкара әниләр көненә багышланган чара үткәрделәр. Бәйрәмгә килүчеләргә түгәрәк өстәл оештырылды һәм чәй өстәле әзерләнде. Бүлекнең психологы бала тәрбияләүгә багышланган лекция һәм психологик тренинг уткәрде.

   "Стоп/Вич/Спид" Россия куләм акция кысаларында, 26 нчы ноябрь көнне гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсмәтү бүлеге хезмәткәрләре "Доверие - Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре белән берлектә акция үткәрделәр.

26.11.2019, сишәмбе.

Өлкәннәр өчен Арт-терапия  алымнарын куллану аларга көч һәм алга таба яшәргә теләк өмет бүләк итә. Бу буш вакытларын файдалы итеп үткәрү, башны начар уйлардан арындыру, шулай ук интеллектуаль һәм физик форманы саклау өчен менә дигән мөмкин. Арт – терапия алымнары Тукай интернат - йортында актив кулланыла. Социаль хезмәт алучылар өчен иҗат түгәрәкләре оештырыла. Папье-маше техникасы буенча кул эшләнмәләре ясау  - безнең өлкәннәребезнең  яраткан мавыгуларының берсе. Алар бик теләп төрле эшләнмәләр ясыйлар. 

Быел Арча шәһәренең «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен тернәкләндерү үзәге Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты проектлар конкурсында грант отты.  «Гаҗәеп  дөньяга тәрәзә» проекты ярдәмендә  интерактив өстәл  сатып алу мөмкинлеге барлыкка килде.  

2019 елның  26 ноябрендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәүлек буе эшли торган бүлек тәрбиячеләре коллективны берләштерүгә юнәлдерелгән күмәк уен “Кар комы” үткәрделәр.

26 ноябрь көнне Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат йортында яшәүчеләр Мамадыш шәһәрендәге “Өмет” балалар һәм яшүсмерләр приютында, “Әниләр көне” нә багышланган бәйрәмдә булдылар.

Республикабызда һәрелны хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча #Юмарт сишәмбе дигән республика акциясе үткәрелә. Быел да әлеге акция кысаларында Зәй муниципаль  районының  “Шатлык” Комплекслы  халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре, волонтерлар хәрәкәте белән берлектә Күңелле тарак, - дип исемләнгән акция уздырдылар.

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә, гадәттәгечә, Әниләр көне билгеләп үтелә. Әлеге чара кысаларында Аксубай муниципаль районының «Хыял» балалар приютында тәрбияләнүчеләр Федоровка интернат йортында концерт белән булдылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International