26.11.2019, сишәмбе.
Өлкәннәр өчен Арт-терапия алымнарын куллану аларга көч һәм алга таба яшәргә теләк өмет бүләк итә. Бу буш вакытларын файдалы итеп үткәрү, башны начар уйлардан арындыру, шулай ук интеллектуаль һәм физик форманы саклау өчен менә дигән мөмкин. Арт – терапия алымнары Тукай интернат - йортында актив кулланыла. Социаль хезмәт алучылар өчен иҗат түгәрәкләре оештырыла. Папье-маше техникасы буенча кул эшләнмәләре ясау - безнең өлкәннәребезнең яраткан мавыгуларының берсе. Алар бик теләп төрле эшләнмәләр ясыйлар.