“Әниләр көне” бәйрәме

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

      25 ноябрь көнне Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат йортында яшәүчеләр Мамадыш шәһәрендәге “Өмет” балалар һәм яшүсмерләр приютында, “Әниләр көне” нә багышланган бәйрәмдә булдылар.

     Балаларның  кунаклар өчен әзерләгән шигырьләре, җырлары,биюләре берсен дә битараф калдырмады.

    Балалар чыгыш ясаганнан соң әбиләргә үз куллары белән ясаган  “йөрәк” бүләк иттеләр.

    Әлеге очрашулар балалар, яшьүсмерләр өчен дә, өлкәннәр өчен дә бик әһәмиятле. Әбиләр әлеге балаларда үзләренең оныкларын, оныкчыкларын күрәләр, ә алар үз чиратында йөрәк җылысын бүләк итәләр. Үткәрелгән чаралар өлкәннәргә бу җирдә үзләрен кирәкле һәм ялгыз түгеллеген сизәргә ярдәм итә.

     Балалар якын арада Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат йортына килергә  вәгъдә итте.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International