ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның  27 ноябрендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәүлек буе эшли торган бүлек тәрбиячеләре “Минем күңелле, яңгырау тубым” дигән спорт – сәламәтлек чарасы үткәрделәр.

“Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты”нда адаптив

физкультура чаралары

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә өлкән шәфкать туташы ата-аналар һәм балалар белән " Сак булыгыз! Грипп!» темасына әңгәмә үткәрде.

 «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Йокысызлыктан ничек арынырга» дигән темага мини-тренинг үткәрде.

Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге рәссамнарының «кышкы матурлык " күргәзмәсе»

«Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Без барыбыз да төрле, әмма без барыбыз да бәхеткә лаек» дигән интерактив дәрес узды. Тәрбиячеләр Айсулова Әлфия Әхмәтхәбировна һәм Баранова Елена Юрьевна хәзерге дөньяда терроризм һәм яңа технологияләр турында сөйләделәр.

 

«Стоп ВИЧ/СПИД» Бөтенроссия акциясе кысаларында 2019 елның 26 ноябрендә Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә коллектив белән ВИЧ-инфекциягә каршы бердәм гамәлләр көне үткәрелде.

Хезмәткәрләр әлеге авыру турында видеофильм карадылар. Уен формасында әлеге проблема турында фикер алышуда актив катнаштылар, үз фикерләрен әйттеләр, проблеманың мөһимлеге һәм аның нәтиҗәләре турында сөйләштеләр.

 2019 елның 26 нчы ноябрендә “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә җиденче Бөтенрәсәй буенча барган “Тукта ВИЧ/СПИД” акциясе кысаларында мәгълүмат – белем алу характерында чара узды.

 

26.11.2019 елда тәрбияче Дәүләтгәрәева Г.З. җитәкчелегендә балалар аппликация ясадылар.  Балалар рәсем ясарга бик яраталар, рәсемне төсле кәгазьләрдән кисеп, ябыштырып ясау аларга пөхтә эшләү, фигураларны дорес урнаштыру, төсләрне аера белү күнекмәләре бирә.


26
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Әниләр көнен бәйрәм итмәгән бер генә ил дә юктыр. Россиядә, ноябрьнең соңгы якшәмбесендә “Әниләр Көне!» бәйрәм ителә. Бәйрәмнең мәгънәсе - хатын-кызларга тиешле бәя бирү.

Веста “үзәге”нең социаль педагогы Хөснетдинова А. А. социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалар арасында “Әнием кадерлем, синең белән җылылыкны тоям!» дип аталган чара үткәрде. Максат: әнигә карата сизгерлек, ярдәмчел, мәрхәмәтле мөнәсәбәт тәрбияләү; мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иҗатларын тормышка ашыруга ярдәм итү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International