Арча РЦДПОВ “Өмет чаткысы” "Гаҗәеп дөньяга тәрәзә" проектын тормышка ашыру

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

Быел Арча шәһәренең «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен тернәкләндерү үзәге Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты проектлар конкурсында грант отты.  «Гаҗәеп  дөньясына тәрәзә» проекты ярдәмендә  интерактив өстәл  сатып алу мөмкинлеге барлыкка килде.  Проектның җитәкчесе музыка белгече Галиева Ләйсән Илфат кызы. Тернәкләндерү процессында мәгълүмати технологияләрне дөрес кулану, балаларда кабул итү сәләтен үстерергә ярдәм итә, дәресләргә мотивацияне арттыра һәм танып-белү кызыксынуын стимуллаштыра. Үзәкнең   белгечләре сүзе буенча,  интерактив өстәлдән  файдалану балаларга күп мәгълүмат алырга һәм мавыктыргыч шөгыльләр үткәрергә мөмкинлек бирә. Балаларга интерактив өстәл   инструментлары белән эшләргә ошый, алар белән идарә итү өчен бармак белән орыну җитә.

Интерактив өстәлдә эшләү балаларда социаль күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итә. Интерактив өстәл программасында каралган уеннардан тыш, педагоглар балаларны авторлык уеннарына өйрәтү мөмкинлегенә ия, Интернетны тоташтырырга һәм  андагы уеннардан файдаланырга мөмкин.  Интерактив өстәлне кулланып,  белгечләр визуаль, ишетү яки кинестетик стильләрне кулланалар. Шуның аркасында, балалар зур төсле сурәтләр күрәләр, аларны мөстәкыйль рәвештә хәрәкәт иттерәләр. Бернинди башка җиһазлар да мондый мөмкинлекләр бирми.

   Өстәвенә, аларга бу кызыклы һәм мавыктыргыч, димәк, дәресләр барышында  балалар бик күпкә өйрәнәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International