Дөньяда иң яраткан кеше дип кайсы гына баладан сорагыз: "Минем әнием!», диеп жавап бирерлэр. Бу, бәлки, тормышның иң дөрес кануннарының берсе: нинди генә булмасын, әни үз балалары өчен һәрчак яхшылык, акыл, матурлык идеалына әверелә. Ул балага үзенен - мәхәббәт, игелек, кайгыртучанлык, сабырлык бүләк итә. Әни-һәрберебезнең тормышында иң төп кеше.
Норлат районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә хезмәт күрсәтүче балалар үз әниләрен бик яраталар, шуңа күрә алар өчен бүләкләр әзерләгән дәрескэ бик теләп килделэр. Бик матур, оригиналь открыткалар булэк иттелэр ә әниләрнең портретларын бик матур итеп килеп чыктылар.
Икенче көнне балаларны һәм әниләрне «Грани» мәдәни - күңел ачу үзәгендә бәйрәмгә чакырдылар.Чара Әниләр турында матур юллар белән башланып китте. Балалар һәм кунаклар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштылар. "Әни» видеоролигын карадылар. Төрле милләт балалары фотосурәтләреннән Видеоряд һәм төрле телләрдә әйтелгән «әни» сүзе башка илләрдә, шулай ук Россиядә бәйрәм итү традицияләрен белделәр.
Кунаклар өчен " Зәңгәр кош» балалар ансамбле чыгыш ясады. Бик күп шигырьләр, җырлар яңгырады, балалар һәм аларның әниләре конкурсларда катнаштылар, хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
Чарага йомгак ясап, балаларга " Нинди ул-әни? Аның йөрәгендә нәрсә?». Барысы да аның кайгыртучан, ягымлы, игелекле, йөрәкләрендә мәхәббәт, әнигә барлык нурлары балага караган кояш белән чагыштырырга була дигән нәтиҗәгә килделәр.
Чара күңелле дискотека белән тәмамланды.