"Стоп/Вич/Спид" Россия куләм акция кысаларында, 26 нчы ноябрь көнне гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсмәтү бүлеге хезмәткәрләре "Доверие - Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре белән берлектә акция үткәрделәр.
Акция, Вич темасына игътибарны юнәлтү, узеңнең һәм якыннарның сәламәтлегенә җаваплы карау, авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән.
Акция барышында катнашучыларга "Стоп/Вич/Спид. спидны бергәләп туктатыйк" дип аталган видеоролик курсәтелде, эмблемалар һәм кызыл тасмалар таратылды.