Күңелле тарак

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

Республикабызда һәрелны хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча #Юмарт сишәмбе дигән республика акциясе үткәрелә. Быел да әлеге акция кысаларында Зәй муниципаль  районының  “Шатлык” Комплекслы  халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре, волонтерлар хәрәкәте белән берлектә Күңелле тарак, - дип исемләнгән акция уздырдылар.

Акция кысаларында  26 ноябрь көнне, шәхси әшмәкәр, парикмахер Г.С. Данилова мөмкинлекләре чикләнгән балаларга хезмәт күрсәтте, аларның чәчләрен кисеп, прическа ясады. “Сабыйларга яхшылык эшләгәч, күңелдә канәгатьләнү хисе туа. Бик рәхәт булып китә”, - ди Галина.

Бу дөньяда һәркем булдыра алганча, изгелек кылырга тиеш. Бер кечкенә генә изгелек эшләүдә күңелгә рәхәтлек бирә.

Изге  эшләргә  һәрчак   урын  бар.Игелек  кылу,башкаларга  ярдәм  итә  алу-үзе  зур  бәхет. Бер  рәхмәт  мең  бәладән  коткарыр, диләр. Һәрбарчагызга  рәхмәтләр  ишетеп,мәрхәмәт  кылып  яшәргә  язсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International