«Минем әнием-иң яраткан кешем» дигән чара. "Веста" үзәге

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

«Минем әнием-иң яраткан кешем» дигән чараны 12 нче социаль участокта балаларда мәхәббәт, әнигә карата хөрмәт, сак караш тәрбияләү, аны кайгыртуы һәм мәхәббәте өчен рәхмәт хисләре тәрбияләү максатыннан «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Дилара Борисова үткәрде.  Дәрестә социаль ярдәм күрсәтелъче 24 бала катнашты.

Дәрес балалар белән «Әниләр көне» бәйрәменең килеп чыгу тарихы турында әңгәмә белән башланып китте. Шуннан соң балаларга «Ералаш» тапшыруын искә төшерү тәкъдим ителде, анда балалар җырлар җырладлар һәм әни турында кызык чыгышлар күрсәттеләр. "Җылы сүзләр» уены үткәрелде: анда балалар түгәрәккә бастылар, назлы сүз әйттеләр һәм һава шарын янында торучы кешегә тапшырылды. Алга таба әни турында мәкальләр искә төшерелде, мәкальнең башын белгеч әйтсә, икенче яртысын балалар дәвам итте.

      Соңыннан балалар әниләр турында җырлар тыңладылар һәм бергәләшеп «Әни-беренче һәр язмышта иң мөһим сүз» җырын башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International