Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә, гадәттәгечә, Әниләр көне билгеләп үтелә. Әлеге чара кысаларында Аксубай муниципаль районының «Хыял» балалар приютында тәрбияләнүчеләр Федоровка интернат йортында концерт белән булдылар. Балалар өлкән яшьтәге кешеләрне бәйрәм белән котладылар, аларга сәламәтлек, иминлек теләделәр һәм үзләренең иң яхшы номерларын башкардылар. Рәхмәтле тамашачылар яшь артистларга киләчәктә дә иҗади уңышлар теләделәр һәм тагын очрашырга теләк белдерделәр.
.jpg)