2019 елның 3 декабрендә Чепья авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Степанова Мария Васильевна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
2019 елның 4 декабрендә инвалидлар декадасы кысаларында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар өчен сәнгать мәктәбенең җитәкчесе Самойлова Лариса үзенең укучылары белән календарь ясау буенча мастер – класс “Тычкан - ел символы”үткәрде.
«Демография» милли проекты кысаларында өлкән яшьтәге затларны медицина учреждениеләренә китерү
Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Унайлы мөхит» дәүләт программасы кысаларында реализацияләнгән шәхси һәм төркемле дәресләрдә ябыштыра торган келәмнән алынган « Геометрия» конструкторы актив кулланыла.
Һөнәр сайлау кеше тормышында төп бурычларның берсе булып тора. Профессияне дөрес сайлау һәм киләчәктә вузда белем алу кешенең киләчәк язмышына тәэсир итә. Сайлап алуда хата ясамас өчен Питрәчнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан квартал саен һөнәри юнәлеш бирүче очрашулар үткәрелә.
Бөгелмә «Радуга» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә «балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалауда мәгълүмати куркынычсызлыгын формалаштыру» технологиясен тормышка ашыру кысаларында психолог Ольга Колганова "Репутация белән идарә итү: Мин нинди Интернетта?" балигъ булмаганнар өчен социаль хезмәтләр алучылар бүлекчәсе.
Урам хәрәкәте балалар өчен юлларны торган саен куркынычрак итә. Шуңа күрә балаларда урамда, юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәү күнекмәләрен формалаштыру бик мөһим. Хәрәкәттә катнашучыларның барысы да иң тәртипсезләре-җәяүлеләр. Азнакай «Өмет» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә балаларның куркынычсыз тәртибен кисәтү максатыннан «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ профилактика бүлеге начальнигы А.Р. Сәгъдәтуллина белән берлектә чара үткәрелде.
4 нче декабрь көнне инвалидлар декадасы кысаларында Бөгелмәнең «Возрождение» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар флористика һәм декор остаханәсендә булып кайттылар.
2019 нчы елның 3 нче декабрендә "Теләнче Тамак мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбе» базасында Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы һәм психологы Римма Шакирова һәм Альбина Сайфуллина тарафыннан «Брейн ринг» интеллектуаль уены уздырылды.
Халыкның сәламәтлеген саклау, гомер озынлыгын арттыру, тормыш сыйфатын яхшырту, сәламәт яшәү рәвешенә карата ихтирамлылык булдыру өчен профилактик чаралар уздыруда даимилек мөһим фактор булып тора.