Инвалидлар декадасы кысаларында «Астра» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар өчен сәнгать мәктәбе җитәкчесе мастер – класс үткәрде“

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

2019 елның  4 декабрендә инвалидлар декадасы кысаларында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар өчен сәнгать мәктәбенең җитәкчесе Самойлова Лариса үзенең укучылары белән календарь ясау буенча мастер – класс “Тычкан - ел символы”үткәрде.

Ата – аналарга мастер – классның уе ошады, ә балалар эшләнгән эшләреннән зур ләззәт алдылар.

Барысы да актив катнашты, 18 бала һәм 7 әни актив катнаштылар.

Чара фотога төшү белән тәмамланды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International