Арча РЦДПОВ “Өмет чаткысы” "Геометрик фантазия " дәресе

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Унайлы мөхит» дәүләт программасы кысаларында реализацияләнгән  шәхси һәм төркемле дәресләрдә ябыштыра торган келәмнән алынган « Геометрия» конструкторы актив кулланыла.

      Уен балада психик процессларны үстерә, баланың мөстәкыйль иҗатын стимуллаштыра. Геометрия» конструкторы уены төп төсләрне, геометрик фигураларны өйрәнергә, төрле үлчәмдәге рәсемнәр һәм бизәкләр ясарга, фикерләүне һәм фантазияне үстерергә, шулай ук сүз, логика һәм вак моториканы үстерергә ярдәм итә.

    Педагог-психолог  Алина Сабирова сүзләренә караганда, уен балага аның яшенә һәм үсеш дәрәҗәсенә карап бик күп биремнәр уйлап табарга һәм үтәргә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International