2019 елның 3 декабрендә Чепья авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Степанова Мария Васильевна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

2019 елның 3 декабрендә Чепья авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Степанова Мария Васильевна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

    Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Чепья авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Галиев, җаваплылыгы чикләнгән «Труд» җәмгыяте хисапчысы Марина Перемечева, район массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре  юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.

   Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

  Мария Васильевна озак еллар колхозда эшләгән. Хәзерге вакытта ул малае  семьясында  яши, биш  бала тәрбияләп үстергән, ун оныгы, тугыз оныкчыгы бар. 

   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International