Өлкәннәрне районның Тукай медицина учреждениеләренә алып бару

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

Халыкның сәламәтлеген саклау, гомер озынлыгын арттыру, тормыш сыйфатын яхшырту, сәламәт яшәү рәвешенә карата ихтирамлылык булдыру өчен профилактик чаралар уздыруда даимилек мөһим фактор булып тора.

Тукай муниципаль районынын «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең махсуслаштырылган автомобиле 65 яшьтән узган гражданнарны диспансерлаштыру узу өчен медицина оешмаларына алып бара.

Декабрь аенда Теләнче-Тамак, Биклән, Кече Шилнә, Әҗмәкәй, Калмаш, Борды, Түбән Суыксу, Мәләкәс, Бәтке, Мусабай Завод, Шилнэбаш,Новотроицк жирле узидарэлэре территорияләрендә яшәүче өлкәннәрне килеп алу, илтеп кую эшләре бара. Агымдагы айда илтелергэ тиешле пассажирларның гомуми саны-213 кеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International