Урам хәрәкәте балалар өчен юлларны торган саен куркынычрак итә. Шуңа күрә балаларда урамда, юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәү күнекмәләрен формалаштыру бик мөһим. Хәрәкәттә катнашучыларның барысы да иң тәртипсезләре-җәяүлеләр. Азнакай «Өмет» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә балаларның куркынычсыз тәртибен кисәтү максатыннан «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ профилактика бүлеге начальнигы А.Р. Сәгъдәтуллина белән берлектә чара үткәрелде. Чара барышында балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен белмәү яки аларны бозу аркасында килеп чыккан бәхетсезлек очраклары турында аңлаттылар. Балалар зур кызыксыну белән юл хәрәкәте иминлеге турында видеороликлар карадылар, пазллар жыйдылар, «Без шоферлар», «Билгене тап» уенында катнаштылар. Бу очрашу турында истәлеккә һәр балага яктылык кайтаргыч элементлар булган рюкзак бүләк иттеләр.