Һөнәр сайлау кеше тормышында төп бурычларның берсе булып тора. Профессияне дөрес сайлау һәм киләчәктә вузда белем алу кешенең киләчәк язмышына тәэсир итә. Сайлап алуда хата ясамас өчен Питрәчнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан квартал саен һөнәри юнәлеш бирүче очрашулар үткәрелә.
Питрәч районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Гайнутдинова Илсөяр Илдус кызы мәктәп яшендәге 10 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балаларга 2019 елда кирәкле һөнәрләр, Казанның нинди югары уку йортлары һәм колледжлары бар һәм алар нинди белгечләр әзерләүләре турында мәгълүмат бирде, һөнәр сайлау мотивларын ачыклауга диагностик тест үткәрде. Соңыннан балаларга «һөнәрләр навигаторы»дигән брошюралар һәм хәтер таратылды.