Геройлар көне уңаеннан 2019 елның 4 декабрендә Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин Россия Герое Олег Исаевның әти-әнисен һәм Хезмәт Герое Зарипов Рим Ибраһим улының тол калган хатыны Люция Зарипованы өйләренә барып котлады һәм бүләк күчтәнәчләр тапшырды. Чарада Хәрби комиссар Васил Вәлиев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Яңгул авыл җирлеге башлыгы Ранил Габдрахманов, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Фиалка Закирова, район массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
2019 нчы елның 3 нче декабрендә Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Балтач бистәсе Спорт комплексында Балтач районы «Наз» Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән затлар һәм инвалидлар өчен район Спартакиадасы үткәрде. Спартакиада дартс, бочча, шашка, шахмат һәм корнхол буенча барды. Ярышларда 35 инвалид көч сынашты. Катнашучыларның барысы да актив тормыш позициясе булган кешеләр. Сәламәтлекләренә бәйле кыенлыкларга карамастан, ир-атлар, хатын-кызлар һәм төрле яшьтәге балалар ярышларда актив катнаштылар, зур кызыксыну күрсәттеләр.
Чара ахырында ярышларда җиңүчеләргә һәм катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.
Инвалидлар декадасы кысаларында Тукай районында инвалидлар проблемаларына игътибар җәлеп итүгә, аларның хокукларын һәм иминлеген саклауга юнәлдерелгән чаралар үткәрелә. Һәм бу яктан мөмкинлекләре чикле кешеләр очраша торган актуаль проблемалар турында ачык диалогта фикер алышырга мөмкин булган очрашуларның роле зур.
2019 елның 4 декабрендә инвалидлар Декадасы кысаларында Питрәч муниципаль районының «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль эш буенча белгече Галиәхмәтова Гөлгенә, Питрәч муниципаль районының Советлар Союзы Герое П.М.Гаврилов музееның фәнни хезмәткәре Ләйсән Шәйхетдинова белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән пенсионерлар төркеме өчен экскурсия оештырдылар
Социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре " гаиләгә һәм балаларга социаль ЯРДӘМНЕҢ «ҮЗӘГЕ «Исток –Башлангыч» МТЗ һәм СЗ ТР Лениногорск муниципаль районында» ярдәме белән хәрби комиссариатының чара «Хәтерлибез исемеңне синең солдат».
Хәзерге вакытта Интернет көндәлек тормышның аерылгысыз өлешенә әверелде, Интернеттан файдалану укуның нәтиҗәлелеген арттырырга, шулай ук укытучыларга һәм укучыларга яңалыклар белән танышырга мөмкинлек бирә. Әмма файдалы һәм кирәкле мәгълүмат белән беррәттән, кулланучылар этик булмаган һәм агрессив контентлы ресурслар белән дә очраша.
Бөтен дөньяда халыкара инвалидлар ункөнлеге билгеләп үтелә. Шул уңайдан агымдагы елның 2 нче декабрендә Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнүчеләр өчен социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гатиятуллина Алсу Фариз кызы һәм “Наз”халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директора Әхмәдиева Гөлнара Айдар кызы белән очрашу булып узды. Очрашуда мөмкинлекләре чикле кешеләргә декадага кагылышлы чаралар хакында аңлатылды һәм сорауларга җаваплар бирелде.
Чара ахырында инвалидлар декадасы уңаеннан Дорга мәдәният йорты хезмәткәрләре тернәкләнүчеләрне хәйрия концерты белән куандырдылар. Узган чарадан алган дәрт- мөмкинлекләре чикле кешеләргә тернәкләнергә көч бирә.
Инвалидлар декадасы кысаларында 2019 елның 4нче декабрендә Яр Чаллы шәһәренең «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Яр Чаллы педагогия көллиятенең 171 нче төркеме студентлары З.Ф. Әминов җитәкчелегендә 32 реабилитант һәм 12 ата-ана өчен «Җылылык нурлары бүләк итик» дигән музыкаль тамаша оештырдылар.
Балалар бик теләп яраткан мультфильмнарда яңгыраган көйләрне таныдылар, атадылар, дөрес җавап биргән өчен һәркем һава шары рәвешендә бүләк алды. Балалар һәр артистның чыгышын зур алкышлар белән каршы алдылар. Тамашачылар оештыручыларга иҗади уңышлар теләп, тагын да күбрәк шундый кызыклы, мавыктыргыч чаралар үткәрүләрен теләделәр.
Бердәм гражданнар кабул итү көне уңаеннан 2019 нче елның 3нче декаберендә Балтач районында сәгать 10 нан 12 гә кадәр алиментларны түләтү буенча бушлай юридик консультация үтте. Кабул итүне Балтач һәм Кукмара районнары суд приставы бүлегенең суд начальнигы Н.Р.Гайнанов, Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры А.Р. Нургалиев, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең директоры Г.А.Әхмәдиева, опека һәм тәрбия секторының белгече В. Г.Хабибуллина белән берлектә узды. Үзен борчыган сораулары белән районнан бер кеше мөрәҗәгать итте һәм аңа тиешле консультация бирелде.
Агымдагы елның 3 декабрендә Россиядә хәйриячелекне үстерү буенча "Юмарт сишәмбе" иҗтимагый инициативасы кампаниясе узды.
Шушы акция кысаларында Балтач районы «Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре Бөрбаш авылында яшәүче ялгыз пенсионер Әхмәт Гәрәевның торак йортын җыештыруны оештырдылар.
80 яшьлек пенсионер социаль хезмәткәрләрнең эшеннән бик канәгать. Башкарылган эшләренә һәм үзенә карата булган игътибар өчен зур рәхмәт җиткерде .