«Демография» илкүләм проекты кысаларында 2019 елның сентябреннән башлап «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» өчен бүлеп бирелгән махсус автомобильдә расланган график нигезендә медицина тикшерүе үткәрү өчен 65 яшьтән өлкәнрәк затларны Чистай үзәк район хастаханәсенә китерү дәвам итә. Әлеге илкүләм проектта катнашучы өлкән яшьтәге гражданнар күрсәтелгән игътибардан бик канәгать һәм аны оештыручыларга, медицина учреждениесенә дә рәхмәт сүзләрен җиткерәләр. Бүгенге көндә 424 өлкән яшьтәге граждан медицина тикшерүен узды.