2019 елның 11 декабрендә Мамадыш районы "Забота" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәт алучыларның Яр Чаллы шәһәре Кулланучылар хокуклары җәмгыяте белгечләре Лилия Камалова һәм Галия Фәрхуллина белән очрашуы булып узды.
Инвалидлар декадасы кысаларында Түбән Кама "Веста" Үзәгенең социаль эш буенча белгече Гүзәл Галиуллина "Әни+бәби" клубында 6 инвалид бала һәм аларның ата - аналары арасында "Баланы үстерүдә әкиятләрнең роле" дигән темага дәрес үткәрде.
«Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Монолит» хокук бозуларны профилактикалау программасы буенча «Асылташ» исемдәге балалар киностудиясе эшли. Приютта тәрбияләнүчеләр беренче тапкыр «Кешеләр өчен яшә - синең өчен дә яшәрләр» дип исемләнгән нәфис фильм төшерделәр.
Мамадыш муниципаль районында "Кайгырту үзәге" социаль-тернәкләндерү бүлегендә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелде. Бу көн хаклы рәвештә горурлана алырлык кешеләргә багышлана, чөнки бу дата Россия армиясе геройларының хәрби батырлыклары тарихын бүгенге көнгә кадәр дә берләштерә.
9 декабрь көнне Минзәлә районының «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында " Балачак куркынычсызлыгы – 2019» Бөтенроссия акциясе кысаларында бердәм куркынычсызлык көне узды.
«Кама таңнары» приютында тәрбияләнүчеләр — кызыксынучан халык. Үзәк хезмәткәрләре үз тәрбиячеләре Хәсәншина Э.һәм Нетребина в. белән » Менделеев яңалыклары «редакциясенә экскурсиягә килгәч, моңа тагын бер тапкыр инандылар.
2019 елның 7 декабрендә Яр Чаллы шәһәре «Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә социаль хезмәт алучы балалар һәм аларның ата-аналары өчен ял көне клубының «Яңа ел серпантины» исемле чираттагы чара узды.
11 декабрь көнне «Василек» исемендәге балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен ГТО нормаларын тапшыру буенча физкультура-спорт чарасы уздырылды.
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында 2019 елның 10 декабрендә Балтач мәдәният үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Йөрәктән ачкыч» дип исемләнгән танышу кичәсе оештырылды.
Чараны Балтачның «Наз» үзәге җитәкчесе Гөлнара Әхмәдиева ачты. Ул мондый очрашулар аралашу өчен генә түгел, ә яңа танышлар, талантлар ачу өчен дә мөмкинлекләр ача дип әйтеп узды.
Кичәдә яшьләр заманча эстрада музыкасы астында биеделәр, уеннарда катнаштылар. Чарадан барлык катнашучылар истәлекле бүләкләрдән тыш, бик күп уңай эмоцияләр дә алдылар
.
Инвалидлар декадасы кысаларында Аксубай муниципаль районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Благородный И.Н. янына кунакка бардылар.