Мамадыш муниципаль районының "Забота" үзәге социаль-тернәкләндерү бүлегендә Ватан Геройлары көнен билгеләп үттеләр

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Мамадыш муниципаль районында  «Забота» үзәге социаль-тернәкләндерү бүлегендә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелде. Бу көн хаклы рәвештә горурлана алырлык кешеләргә багышлана, чөнки бу дата Россия армиясе геройларының хәрби батырлыклары тарихын бүгенге көнгә кадәр дә берләштерә. Чарага Әфганстанда хезмәт иткән сугышчы - интернационалист Титов Бронислав Ивановичны чакырдылар. Үз сугышчылары - интернационалистлар өчен горурлык хисе белән Бронислав Иванович үзенең Әфганстандагы хезмәте мизгелләрен искә төшерә. Барысы да булды - безнең солдатларның, офицерларның батырлыклары да, үлем дэ булды, үз тормышларын куркыныч астына куеп, самолетта очучыларны коткарып кала алган шатлыклы мизгелләр дә булды, кирәк чакта парашюттан да сикергэн, һэм башка бик күп моментлар. Бу батырлык түгелме?! Тыныч вакытта батырлыклар кылына - мәсәлән, иң беренче булып капсуладан космонавтларны табарга туры килгән. Хикәя бик кызыклы һәм гыйбрәтле иде, безнең өйрәнчекләр шуны аңладылар: Бронислав Титов безнең заман герое, Ватаныбызның патриоты һәм әлегә кадәр үсеп килүче буынны патриотизм һәм абруй рухында тәрбияләүне дәвам итә, үз Ватанын һәм үзен ничек дөрес якларга өйрәтә, кул сугышы буенча тренер булып тора. Иҗтимагый башлангычларда, социаль-тернәкләндерү бүлеге базасында инвалидлар төркеме белән дәресләр үткәрә. Без Бронислав Ивановичка шундый эшчәнлекле очрашу һәм үзенең батырларча эшләре турында сөйләве өчен рәхмәт белдерәбез. Бу очрашу истәлегенә белгечләр социаль хезмәтләр алучылар кулы белән кызыл балчыктан ясалган зур булмаган бүләк тапшырдылар һәм кызыл  балчыктан ясалган эшләнмәләр күргәзмәсен күрсәттеләр. Чара бер минутлык тынлык һәм Ватан Геройлары турында фильм күрсәтү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International