11 декабрь көнне «Василек» исемендәге балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен ГТО нормаларын тапшыру буенча физкультура-спорт чарасы уздырылды. Әлеге чараның төп максаты булып балаларның физик үсеше буенча эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген арттыру һәм балаларның сәламәтлеген ныгытуның иң мөһим чарасы буларак ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын гамәлгә кертү торды.
Әлеге чарада «Гнездышко» социаль приютында тәрбияләнүчеләр катнашты. Спорт бәйрәме бик күңелле, кызыклы узды. Яшь спортчылар грамоталар һәм медальләр алдылар. Мондый чараларда катнашу балаларның физик культурасы һәм сәламәт яшәү рәвеше белән кызыксынуын арттыра.