Төрле янгын куркынычы булган хәлләрдә үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен тәрбияләү максаты белән Минзәлә муниципаль районы Иске Матвеевка авылы янгын саклау аерым посты хезмәткәре Галиев Б. Х. белән очрашу булды.
Приютта тәрбияләнүчеләр белән «Ут сүндергеч белән танышу» темасына практик дәрес үткәрелде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре безнең балалар өчен уңайлы уен формасында ут сүндергеч нәрсә өчен кирәк булуын һәм аны куллану өчен ничек эшләргә кирәклеген сөйләде.
Шәхси куркынычсызлык һәм тирә-юньдәгеләрнең иминлеге мәсьәләләренә аңлы һәм җаваплы караш формалаштыру өчен законнар, милекне бозган өчен җаваплылык, ут белән дөрес эш итмәү аркасында гына түгел, ә саксыз эш иткәндә утның еш кына явыз дошманга әйләнүе турында да сөйләде.
Балалар өчен әңгәмә танып-белү генә түгел, ә бик файдалы да булды. Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.