Инвалидлар декадасы кысаларында Түбән Кама "Веста" Үзәгенең социаль эш буенча белгече Гүзәл Галиуллина "Әни+бәби" клубында 6 инвалид бала һәм аларның ата - аналары арасында "Баланы үстерүдә әкиятләрнең роле" дигән темага дәрес үткәрде. Максат: баланы әкиятләр аша үстерергә ярдәм итү.
“Шалкан” әкияте мисалында хезмәт буенча инструктор әкиятләрнең күңел ачу өчен генә түгел, баланы үстерү һәм укыту өчен дә кирәк икәнлеген күрсәтте. Әкиятнең инсценировкасы сабыйларның сүзлек запасын киңәйтүгә һәм “Бер-күп” төшенчәләрен үзләштерүгә ярдәм итте. Балаларга “Шалканның” сабагын тагып торган прищепкалар уен аша вак моториканы үстерергә ярдәм итте. Ә шалканны төрле төсләргә буяп, нәниләр төс белемнәрен ныгыттылар һәм иҗади сәләтләрен үстерделәр. Балаларга “Шалкан” өчен яңгыр ясау бик ошады. Шулай ук балалар әниләр белән әкиятләргә иллюстрацияләр карадылар. Бу әйләнә-тирә дөнья белән кызыксынуны үстерергә һәм балаларда игътибар белән тыңлый белү сәләтен формалаштырырга ярдәм итте.
Әти-әниләр балалар тормышында әкиятләрнең роле бик зур булуы белән килеште. Чөнки нәкъ менә әкият аша баланың әйләнә-тирә дөнья белән тулаем танышуы башлана; бала әкият аша игелек һәм явызлык турында беренче күзаллаулар ала; нәкъ менә әкиятләр аңлаешлы формада сабыйга нәрсә яхшы һәм начар икәнлеген аңлаталар, әхлакый һәм социаль кыйммәтләргә нигез салалар.